Куркынычсызлык чаралары арта
Безнең районда коронавирус белән авыруның 12 очрагы теркәлгән. Бер авыру сәламәтләнгән.
Районның санитар-эпидемиология комиссиясе утырышлары көн саен уза, анда көннең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышалар һәм карарлар кабул ителә.
30 марттан районда, бөтен республикадагы кебек үк, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде;
Өйдән чыгу өчен халык цифрлы пропусклар системасыннан файдаланырга яки үзе белән эш бирүчедән белешмә алырга тиеш;
Күңел ачу, мәдәни, тамаша, спорт һәм башка чаралар уздыру тыела. Спорт комплекслары, йөзү бассейны, кинотеатр, мәдәният йортлары, матурлык салоннары, парикмахерский, сәүдә үзәкләре, базар ябылган;
Барлык мәктәпләр дә дистанцион укуга күчте, балалар бакчаларында бары тик дежур төркемнәр генә эшли;
Күп фатирлы йортларда подъездлар көн саен хлорлы препаратлар белән дезинфекцияләнә;
Барлык авыл җирлекләрендә паркларны һәм скверларны санитар эшкәртү турында карар кабул ителде;
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре урамнарны патрульлек итүне көчәйтте, алар район халкының үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвен контрольдә тота;
Җаваплы органнар карантин сакларга тиешле гражданнарны даими контрольдә тота. Бу - чит илдән кайтучылар, коронавирусның расланмаган симптомнары һәм коронавирус инфекциясе белән авыручы белән элемтәгә керүчеләр.
Өлкән буын кешеләре өйдән чыкмасын һәм үзләрен куркыныч астына куймасын өчен, почта аша пенсия алучы барлык пенсионерларга түләүләрне почтальоннар өйләренә китереп бирде;
☝ Ялгыз яшәүче һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләр өчен азык-төлек һәм дару препаратлары китерү буенча «кайнар линия» эшли: 8 84367 3-04-65.
Сез вирус таратуны туктату өчен шәхсән ниләр эшли аласыз:
✔ Өйдә калырга тырышыгыз;
✔ Кибетләргә чират булмаган вакытта барыгыз;
✔ Бер-берегез белән дистанция саклагыз;
✔ Кулларыгызны ешрак юыгыз;
✔ Саклану чаралары кулланыгыз;
✔ Кеше белән аралашуларны чикләгез;
✔ Тынычлыкны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа