Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БЕЗНЕҢ РАЙОН УКУЧЫЛАРЫ "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды.

Республикада ул инде бишенче ел үткәрелә. Агымдагы елда анда катнашу өчен бөтен республикадан 8-11 нче сыйныфлардан 4000нән артык укучы теләк белдергән. Безнең районнан 4 укучы катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, жюри 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында олимпиада җиңүчесе буларак Кощак мәктәбе укучысы Диләрә Нәбиуллинаны сайлап алды. Район үзәгенең 9а сыйныфында укучы Дилә Шәмсетдинова "Кулланучылар турында белемнәр алуда активлык һәм максатчанлык өчен" номинациясендә; ә Колай мәктәбенең 11 нче сыйныфында укучы Зарина Хәйруллина "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча олимпиадада актив катнашкан өчен" номинациясендә призер булды.

"БЕРДӘМ РОССИЯ" ПАРТИЯСЕ җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт советы депутаты гражданнар кабул итәчәк. Ул 21 ноябрьдә, 14 сәгатьтә, Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йортта узачак. Питрәчлеләр белән очрашуны ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комитеты әгъзасы Разия Садыйкова үткәрәчәк.

Кабул итүгә (84367)-3-00-23, 8-937-629-00-39 телефон номерлары буенча язылырга була.

РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ бу атнаның ахырына кадәр сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр мобиль күчмә маммография эшли. Безнең районда яшәүче барлык хатын-кызлар монда шәһәргә бармыйча сыйфатлы медицина тикшерүе үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса