КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
БЫЕЛ УРАЗА ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМНӘРЕН билгеләп үтү көннәре билгеләнде. Изге Рамазан ае 27 майда башлана. Ураза бәйрәм 25 июньдә, Корбан бәйрәме 1 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ Татарстан Республикасының иң яхшы журналистлары исемлегендә. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республиканың иң актив журналистларын бүләкләделәр. Тантана Татарстан матбугаты көненә багышланган иде. Массакүләм мәгълүмат чараларының 31 хезмәткәре, шул исәптән, "Татмедиа" АҖ филиалы "Питрәч" мәгълүмати үзәге" телевидение алып баручысы Ләйсән Мифтахова да рәхмәт хатлары, һәм грамоталар белән бүләкләнде.
ПИТРӘЧ БАЛАЛАР СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ "Сәяхәт" бию коллективы "Йолдызлар музыкасы" милләтара конкурсында беренче дәрәҗә лауреаты булды. Хореограф Илдар Хәмидуллин тәрбияләнүчеләре "Эх, тала, тала" степ-композициясен биеп күрсәттеләр һәм 60 конкурсант катнашкан конкурста приз яуладылар.
РАЙОНДА соңгы көннәрдә берничә гадәттән тыш хәл булды. Атна башында төнлә Керәшен Сәрдәсе авылы, Совет урамында шәхси йорт янды. Янгын сүндерүчеләр 23.56 сәгатьтә билгеле булган янгынны инде ярты сәгать үткәннән соң - 00.29да туктатканнар, 00.54тә сүндереп бетергәннәр. Янгын мәйданы 93 квадрат метр. Янгынны сүндерүгә 12 кеше, 4 техника җәлеп ителгән. Моңа кадәр берничә көн элек Арышхаздада буада 39 яшьлек балыкчы батып үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына аның әтисе хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа