КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
КОЩАК ГОМУМ БЕЛЕМ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ Эльза Азатянга Бөтенроссия мәктәп укучыларының хокук буенча олимпиадасының региональ этабы призеры дипломы тапшырылды.
ЯКТАШЫБЫЗ АРТУР СЛЕПНЕВ Бөтенроссия мәктәп укучыларының физика буенча олимпиадасының региональ этабында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
ПЕНСИОНЕРЛАРГА бер тапкыр түләнә торган акчаларны түләү тәмамланып килә. Районның 7448 пенсионеры 5000әр сум акчаны алды инде, бу 25 процент тәшкил итә. Калган пенсионерлар әлеге түләүне гыйнвар ахырына кадәр алып бетерәчәк.
ПИТРӘЧ РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕНДӘ атна саен ОРВИның 80-90 очрагы теркәлә. Соңгы вакытларда 3 грипп очрагы теркәлгән. 2016 ел декабрендә атнага 100 ОРВИ очрагы теркәлүен исәпкә алсаң, бүгенгә авырулар саны бераз кими төшә.
НАРАТЛЫКТА прокатка чаңгылар алу кичке сәгать 5тә башлана. Бер сәгатькә чаңгы алып тору 100 сумга төшә. Кичке вакытта чаңгы трассасы яктыртыла.
РАЙОН ҮЗӘК КИТАПХАНӘ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ Питрәчнең 2 нче мәктәбендә "Табигать язмышы - безнең язмыш" дип исемләнгән экологик кичә үткәрделәр. 2017 ел Россиядә һәм Татарстаныбызда экология елы буларак игълан ителде. Табигать ул - безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы. Кичә балаларга экологик тәрбия бирү уңаеннан уздырылды.
ҮЗӘК КИТАПХАНӘНЕҢ УКУ ЗАЛЫНДА Владимир Высоцкийның тууының 79 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда 30 ел элек матбугатта басылган кабатланмас материаллар тәкъдим ителгән. Шулай ук 2 нче мәктәптә Владимир Высоцкийга багышланган кичә үтте. Анда катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырларын тыңлады, аның иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде.
ЯНСУАР АВЫЛЫНДА гореф-гадәт һәм йолаларны онытмыйлар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә йолалар буыннан-буынга күчеп барсын өчен зур көч куя. 7 гыйнвардан 19 гыйнварга хәтле православие динен тотучылар Раштуа, Нардуган бәйрәмнәреннән кич утыру күренешләрен, Качману көнендә өйдән-өйгә кереп су китерү йоласын оештырды.
ПИТРӘЧТӘ ТАУ АСТЫ УРАМЫНДА мунча янган. Янгын нәтиҗәсендә мунча түбәсе һәм стеналарына зыян килә. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа