Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы тәгәрмәчне җәен ничек сакларга?

Тиздән кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә алыштырачакбыз. Кышкы тәгәрмәчләр җәен яхшы саклансын өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

ГОСТ буенча теләсә нинди тәгәрмәч –30 дан +35 °Cка кадәр температурага чыдый. Әмма тәгәрмәчен металл гаражда яки балконда саклаучылар эссе көнне андагы температура +35 °Cтан да артып китүен онытмаска тиеш.
Тәгәрмәчләрне саклауга куяр алдыннан яхшылап юарга, киптерергә кирәк. Аларны кояш төшми, дымлылык тими торган җирдә, өстен ябып сакларга киңәш итәләр. 205 мм га кадәр профильле дисклы резинаны вертикаль рәвештә саклау яки элеп кую тыела. Аларны бер-берсе өстенә өеп куйсаң яхшы. Ә профиле 215 мм дан артканнарны вертикаль рәвештә куярга киңәш ителә.
Ике ай саен тәгәрмәчләрне кузгатып, боргаларга кирәк. Алар өстенә авыр әйберләр куярга ярамый. Дисксыз резинаны элеп саклау катгый рәвештә тыела.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр