Ленино-Кокушкино мәчетендә мәҗлес узды
Чарага 50дән артык кеше җыелды
Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Гөлсинур Зарипова гыйнвар аенда Мәккәгә хаҗ кылган. Бу вакыйга уңаеннан ул дини бәйрәм үткәрергә карар итә, анда вәгазь укыдылар, табын кордылар.
Төп ризык – Корбан бәйрәмендә чалынган сарык итеннән ясалган шурпа иде. Өстәлне әзерләргә хатын-кызга туганнары һәм дуслары ярдәм итте. Ашны әзерләү өчен ингредитентларны барлыгы 5 гаилә тапшырган. Беренче ризыкны 20 литрлык ике зур казанда пешерделәр.
"Мин мәҗлесне икенче ел рәттән үткәрәм. Хаҗга баргач, якыннарымны мәчеткә җыярмын дип вәгъдә иттем. Үз сүземдә тордым», – дип билгеләп үтә Гөлсинур Галләмовна.
Аштан соң, барлык катнашучылар коллектив намаз укыдылар.
Кунаклар 50дән артык кеше булды: 36 хатын-кыз, 18 ир-ат. Алар – район кешеләре һәм кунаклары, араларында хаҗилар да бар. Катнашучылар шулай ук Мәккәдәге Зәм-зәм коесыннан алып кайтылган изге судан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа