Май аенда питрәчлеләрне ике кыска эш атнасы көтә
Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллар көтелә. Бәйрәмнәрнең чиратлашып килүе сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыска булачак.
“Ай 29 апрельдән 1 майга кадәрге озын яллардан башлана. Беренче атнада нибары 4 эш көне: 2сеннән 5енә кадәр. 6-9 май – ял көннәре. Шуннан соң 10-12 майга кадәр 3 көнлек кыска атна булачак”, – дип билгеләп үтелгән ведомствоның телеграм-каналында.
Министрлыкта әйтеп үтелгәнчә, 1,8 һәм 9 май – өстәмә ял көннәре булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа