Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган кощаклы белән хушлаштылар

Александр Владимиров штурм вакытында һәлак булган. Аның гәүдәсен полкташлары үз гомерләрен куркыныч астына куеп сугыш кырыннан алып чыккан.

Узган елның көзендә, Питрәчнең үзәк мәйданыннан мобилизацияләнгәннәрне озатып калганда, без аннан интервью алган идек. Ул елмаеп: “Барысы да яхшы булачак”, диде. Без аның исән-сау кайтуын теләдек. Теләгебез чынга ашмады. Якыннарының бәлки кайдадыр госпитальдә ятадыр, хезмәттәшләреннән килгән куркыныч хәбәр ялгыштыр дигән өметен хәрби комиссариат җиткергән рәсми хәбәр өзә. Аның яраткан хатыны ирсез, ике кызы: биш яшьлек Маргарита һәм ике яшьлек София әтисез кала.

Солдатны соңгы юлга озатырга һәм аңа якын булган кешеләргә теләктәшлек белдерергә бөтен авыл җыелган.

– Александр бик намуслы, тәртипле кеше иде. Мобилизация башлангач, ул үзе миңа шалтыратып, хәзер Кощакта яшәмим, миңа повестка китерсәләр, шалтыратып хәбәр итегез дип сорады, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.

 

– Өченче сыйныфта укыганда Сашаның әнисе үлде, олы апасы Татьяна һәм абыйсы Дмитрий аны кайгырту һәм тәрбияләүне үз өсләренә алдылар. Саша сынмады, сыгылмады, үзен кызгануларын да теләмәде, ярдәм сорамады, киресенчә бик яшьли олыгайды, үз сүзендә торучы, җаваплы кеше булып үсте. Кечкенәдән тормышны аңлый, бар нәрсәне белә иде. Һәм һәрвакыт, хәл итеп булмастай проблемалар юк, дип әйтә торган иде. Ул минем яраткан укучым булды, – диде Александрның беренче укытучысы Нина Павлова.

Аның белән саубуллашырга күпсанлы дуслары һәм сыйныфташлары килде.

– Ул беркайчан да беркем белән дә сүзгә килмәде, беркем белән дә сугышмады. Безнең арада ул иң игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, – дип искә ала аның сыйныфташлары Алина Актимерова һәм Елена Денисова.

Якташыбызны җирләргә килгән Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин һәлак булган солдатның тол хатынына мөрәҗәгать итеп, гаиләгә һәрьяклап ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

– Әлбәттә, кайгы уртаклашу сүзләре генә гаилә кичергән зур югалту һәм газапларны җиңеләйтмәячәк. Әмма сез белергә тиеш, аның батырлыгы якташлары хәтерендә һәрвакыт сакланачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Донецк өлкәсенең Старобешевск районы авылларының берсендә яшәүче җирле халык та Сашаны яхшы һәм кайгыртучан хәрби хезмәткәр буларак истә калдырган. Александр Владимиров взвод командиры урынбасары була, батырлыгы өчен аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклиләр, Курган зиратында хәрби хөрмәт белән җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса