Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучы питрәчле медаль белән бүләкләнде

Күптән түгел хәрби “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Чыты авылыннан Марат Кәримов махсус хәрби операция зонасына 2022 елда өлешчә мобилизация буенча киткән. Башта штурмовик була, хәзер огнеметта. Күптән түгел хәрби “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Бу медаль РФ Оборона министрлыгының ведомство аерымлык билгесе булып тора, аңа хәрби хезмәткәрләрне хәрби хезмәттә аерым казанышлары, уңышлы тактик гамәлләрне тормышка ашырганнары яки сугышта хәрби хезмәткәрләргә җитәкчелек итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен бүләклиләр.

Элек ул Жуков медале белән бүләкләнгән иде. Аның белән хәрби хезмәткәрләрне Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре һәм шәхси батырлыклары өчен, хәрби хезмәттә аеруча аерылып торулары өчен бүләклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса