Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миләүшә Гыйниятуллина: «Бухгалтер булырга кечкенәдән хыялландым»

Миләүшә хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Шәле мәктәбен тәмамлауга ук башлый. Ул чакта башта Шәледәге мех фабрикасы филиалында сумкалар текә.

Мин һәрвакыт бухгалтер булырга хыялландым. Мәктәптә яхшы укыдым, математиканы бик яраттым. Ул чакта ук бухгалтер булырга, цифрлар белән эшләргә теләдем.
Тиздән минем хыялым тормышка ашты. Мин Ключище училищесына укырга кердем, анда бухгалтерлар әзерлиләр иде. Аны уңышлы тәмамлап, туган районыма кайттым һәм миңа Чытыга юллама бирделәр. Ул чактагы «Ленин байрагы» колхозында мине бухгалтер итеп эшкә кабул иттеләр.
Ул вакытта колхозда баш бухгалтер булып Галимҗан абый Хәкимов эшли иде, аны остазым дип саныйм. Ул мине бухгалтерлык эшенең барлык нечкәлекләренә өйрәтте.
Хәзер минем стажым 36 ел тәшкил итә, аларның зур өлеше баш бухгалтер сыйфатында. Шушы еллар эчендә
диплом алырга да өлгердем.
2016 елдан «Макс-Ойл» ҖЧҖдә баш бухгалтер булып эшлим. Минем белән бергә баш икътисадчы булып кызым Рамилә Спиридонова эшли. Ул да минем юлдан китте. Икебезгә бергә эшләве җиңелрәк. Хуҗалык та зур түгел кебек, ә эш һәрвакыт җитәрлек, чөнки безнең хуҗалык, нигездә, сөт җитештерү буенча терлекчелек белән шөгыльләнә. Шуңа да исәпне алып барырга, фермаларда еш булырга туры килә.
Коллективыбыз яхшы, монда тырыш кешеләр эшли, барысы да бер-берсен хөрмәт итә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар.
Мин үз эшемнән канәгать, мин бит аңа тормышымны багышладым. Минем балачак хыялым тормышка ашты. Бу бит искиткеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса