Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөслимә Сафина «Ак Барс» холдинг компаниясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан

Кул хезмәте заманча җиһазлар белән алышына. Бу авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәтне күпкә җиңеләйтә һәм гадиләштерә. Ләкин кош тоту операторы Мөслимә Сафина эшнең җиңел булмавын таный, бигрәк тә хатын-кыз өчен.

– Башта ит эшкәртү цехында эшләдем, аннары кош тоту цехына күчтем. Көненә якынча 50 мең кош тотабыз. Безнең эш яңгырда да, кар яуганда да туктап тормый. Кошчылык фабрикасында инде 15 ел эшлим, өч елдан лаеклы ялга китәргә планлаштырам, – дип сөйли Мөслимә Мәсхүт кызы.

Ул еш кына кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, Мактау тактасына кертелә, өйдә күп грамоталары саклана.

– Әлбәттә, аларны алу рәхәт, бигрәк тә җитәкчеләр кулыннан, – дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса