Наталья Давыдова: «Яңа технологияләр ярдәмендә эшләү күпкә җиңелрәк»
«Агролак-К» хуҗалыгы соңгы елларда районда лидерлар арасында. Быел Колай аграрийлары бөртеклеләрне урып-җыюны уңышлы төгәлләделәр, терлек азыгы әзерләү планын ике тапкыр диярлек арттырып үтәделәр. Терлекчелектә дә эшләр яхшы бара.
Биредә һәр савым сыерыннан көнгә 24,5 килограмм сөт савалар. Хуҗалыкта хезмәт сөючән һәм үз эшен яратучы кешеләр эшли. Шуларның берсе - алдынгы савымчы Наталья Давыдова.
- Фермага эшкә килүемә утыз ел вакыт үтте, - ди ул. – 93 нче һөнәри лицейны тәмамлаганнан соң, әни, Татьяна Александровна, мине фермага алып килде. Балачактан мин әни белән сыер саварга йөрдем. Әнидән кала, беренче остазларым - Валентина Парфенова һәм Галина Светикова булды, - дип билгеләп үтә Наталья Викторовна.
Ул хәзер эшнең күпкә җиңелләшүен яшерми. Барысы да яңа заманча технологияләр ярдәмендә башкарыла. Хезмәттәше Екатерина Степанова белән алар 75 сыер карый. Һәр сыердан 22,3шәр килограмм югары сыйфатлы сөт савып алалар.
- Безнең сыерлар һәрвакыт тук, азык вакытында һәм җитәрлек күләмдә китерелә. Ике сменада эшлибез, хайваннар көне буе күзәтү астында. Безнең коллектив яшь, әмма тәҗрибәле. Без барыбыз да дус, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез. Җитәкчелек тә безгә һәрвакыт ярдәм итә. Хезмәт хакы әйбәт, шуңа күрә югары савымга ирешергә һәм сыйфатлы сөт алырга стимул бар, - ди сыер савучы. Наталья Викторовна ире Константин белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның дүртесе инде үз гаиләләре белән яши һәм әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Буш вакытларында ир белән хатын йорт хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә, оныкларын тәрбияләргә булышалар.
- Гаиләдә бар да әйбәт булганда, эш тә көйле бара. Аның бөтен сере дә шунда инде, - ди алдынгы сыер савучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа