Нина Куприянова сугыш дәвамында Подольскта хезмәт итә
Ватанны саклаучылар көне белән аны Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин, хәрби комиссариат һәм ветераннар советы вәкилләре котлады.
Нина Куприянова (15.12.1921) Тәтеш районы Красное Поле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Егерме яшендә ул үз теләге белән фронтка китә. Сугыш дәвамында Подольскта беренче зенит-прожектор дивизиясенең прожектор полкында хезмәт итә. 1945 елның августында аны демобилизациялиләр. Казанда юридик мәктәпне тәмамлап, Нина Никифоровна Удмуртиягә эшкә китә, анда 1969 елга кадәр яши. Аннан аны Чаллыга җибәрәләр, анда "КамАЗ" заводы төзелеше башланган була һәм квалификацияле кадрлар таләп ителә. Ул анда 1981 елга кадәр эшли. Аннан соң безнең районга күчеп, берничә оешмада төрле вазыйфалар башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа