Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Патриотизм - социаль күренеш

Питрәчтә Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы Советы һәм Питрәч районы ветераннар советының уртак пленумы узды.

Пленумда фикер алышуның төп темасы - Питрәч районында яшьләрдә патриотизм формалаштыру нигезе буларак яшьләрнең рухи-әхлакый тәрбиясе мәсьәләсе.
Чараны ачып, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков: "Безнең оешма эшендә өстенлек - яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Без мәктәптә укыганда "патриотизм" сүзен азрак кулланганбыздыр, әмма аңа карамастан, чын патриотлар булдык. План буенча эш итәргә кирәк", - дип ассызыклады. Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина үз чыгышында гражданлык җаваплылыгын, рухи мәдәният, өлкән буынга хөрмәт формалаштыру турында билгеләп үтте.
Теманы дәвам итеп, Түбән Кама ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Наговицына үз чыгышында "Патриотизм - социаль күренеш. Ул тумыштан бирелмәгән, ә тәрбия процессында формалаша. Шуңа күрә бу планда балалар белән патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән даими эш алып барырга кирәк", - дип белдерде.
Пленум эшендә катнашкан Казан шәһәре ветераннар советы рәисе Гүзәл Стрекалова, Казан шәһәренең Яңа Савиново районы рәисе Нина Евдокимова безнең районда күргәннәренә соклану
ларын әйттеләр (утырыш башланыр алдыннан алар Әлбәдендә экскурсиядә булдылар).
- Искиткеч матур. Оештыручыларга рәхмәт. Безгә Әлбәдендә бик ошады. Бар да сакчыл булдырылган. Барысы да бик югары дәрәҗәдә, - дип билгеләп үттеләр алар.
Киңәшмәдә район башлыгы Илһам Кашапов катнашты, ул пленумда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса