Питрәч аграрийлары уракның финиш сызыгына чыкты
Без «Ак БарсПитрәч» хуҗалыгы кырында булдык, анда соңгы гектарларда уҗым бодае чәчәләр иде.
Мин игенчеләр белән аралаштым. Шуларның берсе механизатор Павел Андриянов. Ул нәселдән килгән тракторчы, бу эшкә аны әтисе Алексей Петрович һәм туганнан туган абыйсы Владимир Петрович өйрәткән.
Минем беренче тракторым «Казахстан», аннары ДТ-75 иде, – дип искә ала Павел. Мин 20 ел элек ПЛ-93 тәмамланганнан соң мөстәкыйль эшли башладым. Башта чылбырлы тракторларда йөрдем, хәзер куәтле тәгәрмәчле «Нью-Холанд Т9» белән идарә итәм. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, бөтен көчкә эшләргә тырыштык, көненә 120 гектарда чәчеп өлгердем. Алда яңа эшләр көтә: басуларны эшкәртү һәм туңга сөрү, – дип уртаклашты ул.
Районның алдынгы механизаторы Сергей Павлов та монда эшли. Быел ул «Кыр батыры» дип танылды, моның өчен район сабантуенда кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Әлегә мин орлык ташу белән мәшгуль. Тракторымда көнгә 4-5әр рейс ясыйм. Аннары мин силос әзерләргә күчәм. Безнең өчен кырларда һәрвакыт эш җитәрлек, - ди тәҗрибәле механизатор.
Хуҗалык аграрийлары уҗым бодае чәчүне төгәлләделәр, хәзер яхшы уңыш үссен өчен яңгырлар явуын көтәләр.
Бу эштә Павел Андриянов, Альберт Мостафин һәм Рушан Гайфуллин җитәкчелегендәге өч чәчү комплексы катнашты, - дип санап үтте хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов. - Уракта да игенчеләребез уңыш өчен көрәшә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә шушы көннәрдә бөртекле культураларны суктырып бетерәчәкбез. Рапсны җыюга керештеләр инде, уңыш чыгышы бик яхшы, гектардан уртача 15-17 центнер. Әлегә рапс кырында 2 комбайн эшли, - дип өстәде ул.
Комбайнчылар Юрий Астраханцев һәм Радик Нигъмәтуллинның ярдәмчеләре - уллары. Юрий улы Александр белән 19 нчы сезон бергә эшли, ә Радик Булат белән – 3 нче сезон. Кырдан ашлыкны КамАЗ йөртүчесе Рөстәм Йосыпов ташый.
Рапсны җыеп алу башка культуралардан бераз аерылып тора. Рапсның сабагы калын һәм биек. Быел ул яхшы үсте. Хәзер безнең бурыч аны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу, - диләр аграрийлар.
Игенчеләрнең тырышлыгы, һава торышының уңай булуы бөртекле һәм техник культураларны урып-җыюны финишка китереп җиткерде. Димәк, өстәлләрдә икмәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа