Питрәч ата-аналарына Казан балалар бакчаларында урыннар тәкъдим ителә ала
Җәмгыять

Питрәч ата-аналарына Казан балалар бакчаларында урыннар тәкъдим ителә ала

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдерде.

Быел Татарстанда ихтияҗы булган барлык сабыйлар балалар бакчаларында кирәкле урыннар белән тәэмин ителде.

«Бүгенге көндә, Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарыннан тыш, республика районнары мәктәпкәчә белем бирү урыннары белән 100 процентка тәэмин ителде. Әлеге районнарда торак комплекслары интенсив төзелә, балалар бакчаларына ихтыяҗ арта», – диде спикер.

Закирова сүзләренчә, бу проблеманы хәл итү өчен әлеге 3 районда яшәүче ата-аналарга, балаларын йөртү мөмкинлеге булса, Казандагы балалар бакчаларында урыннар тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

«Без моны инде эшлибез», – дип искәртте ул.