Питрәч яшьләр үзәге 600 мең сумлык грант отты
Проект кысаларында берничә чара уздыру планлаштырыла
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы үткәрелде.
Питрәч районының яшьләр үзәге конкурста җиңүче булды һәм район яшь гаиләләр фестивале проектын тормышка ашыру өчен 600 000 сум акча отты. Проект гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен шартлар тудыруга, гаиләнең эчке ресурсларын торгызуга һәм гаилә ялын булдыру аша яшь дуслык бәйләнешләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
Проект кысаларында берничә чара уздыру планлаштырыла: Халыкара гаилә көненә багышланган «Безнең гаилә» рәсем конкурсы, «Коляскалар дефилесы» конкурсы, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Объективта гаилә» фотоконкурсы, «Балалар йөгереше» ярышы, «Шук гаилә» уеннар чемпионаты, «Гаилә чыгышы» иҗади фестивале, шулай ук психолог эше һәм мавыктыргыч мастер-класслар, тиз уку дәресләре, халык уеннары, интерактив мәйданчыклар эше һәм чакырылган артистлар концерты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа