Чара «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар өчен оештырылды
Питрәч районыннан яшьләр командасы Лаеш шәһәрендә узган республика ярышларында 1 нче урынны алды.

Алар көч әзерлеге, кыска һәм озын дистанцияләрдә йөгерү, граната ыргыту, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.