Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кошчысына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен.

– Мин кечкенә чакта әниемә үрдәкләр, тавыклар карарга булыштым. Шул вакыттан бирле кошларны яратам, – диде кош караучы Алла Волкова.

Ләкин ул авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле булмаган тәрбияче һөнәрен сайлый. Ун ел балалар бакчасында эшли. Әмма эшчәнлеген үзгәртергә була, кош караучы булып урнаша. Июль аенда Алла Владимировнаның кошчылык тармагында эшләвенә 24 ел булачак. Аның ире Валерий да бу оешмада эшли, ул тавыклар фермасы слесаре. 20 ел ир белән хатын бер корпуста бергә эшләгәннәр, хәзер аерым.

– Тәүлеклек чебиләрне кабул итеп алам, аларны 38-40 көн үстерәм. Соңгы тапкыр безгә 84560 баш кош килде. Сменада ике кош караучы һәм бер слесарь эшлибез. Без бүлмәдәге һава температурасын күзәтәбез, кошларны ашатабыз, эчертәбез, – диде ул үзенең эше турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса