Питрәч районы авыл җирлекләре башлыклары 2023 елда булган мөһим вакыйгалар турында сөйләделәр
Җиде җирлектә нинди эшләр башкарылган?
Районда традицион гражданнар җыеннары уза. Бездә 21 авыл җирлеге бар, аларның яртысында халык белән очрашулар узды инде.
ЧЫТЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Авыл халкы үзара салым программасында актив катнаша. Иске Йорт авылындагы Зур урамда юл яңартылган, зиратта чүп мәйданчыгы урнаштырылган, өч контейнер сатып алынган. Чытыда да берничә урамда юл ремонтланган. Авылда яшәүче Илшат Мөхәммәтгалиевның спонсорлык ярдәме белән Чулпан һәм Болын урамнары киселешенә вак таш җәелгән. Иске Йорт авылы халкы үз көчләре белән чишмә территориясен төзекләндергән.
КЕРӘШЕН СӘРДӘСЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Авылда урамнарны яктырту буенча республика программасында катнашып дүрт яңа яктырткыч урнаштырылган, 100 метр СИП үткәргече сузылган. Үзара салым программасы буенча Көлкәмәр авылында ике урамда юллар ремонтланган, су торбалары яңартылган, гидрант урнаштырылган. Керәшен Сәрдәсе авылында бер урамда юлга вак таш җәелгән, мәдәният йорты каршына сәхнә куелган.
Авыл халкы үз көчләре һәм Никитиннар гаиләсенең актив ярдәме, Аркадий Волков һәм кайбер спонсорларның ярдәме белән күперләрнең берсе яңартылган, чишмә юлына вак таш җәелгән, зират юлына асфальт салынган, авыл мәдәният йорты янына агачлар утыртканнар.
ЯНСУАР АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Үзара салым программасы ярдәмендә юлга бут ташы түшәлгән, Талкыш авылында урамнарны яктыртуны модернизацияләү эшен дәвам иткәннәр, исәпкә алу щиты һәм дүрт өстәмә яктырткыч куйганнар. Авыл советлары биналарын ремонтлау республика программасында катнашып һәм район бюджеты средстволары ярдәмендә авыл советы кабинетларын һәм фойесын яңартуга ирешкәннәр.
ТАТАР КАЗЫСЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Агымдагы елда бу авылда үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзергә планлаштыралар. Узган ел үзара салым программасы буенча үз тракторларына печән чапкыч һәм чүмечле йөк төягеч сатып алганнар, тагылма алыр өчен җитеп бетмәгән сумманы район бюджетыннан бүлеп биргәннәр.
КИБӘК ИЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Цифрлы икътисад» милли проекты ярдәмендә Кибәк Иле авылында югары тизлекле интернет барлыкка килгән. Узган сентябрьдә республика гранты ярдәмендә бу авылда Беларус 82.1 тракторы сатып алганнар. Үзара салым акчасына авылда балалар мәйданчыгы төзелгән.
НАДЕЖДИНО АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Республика гранты һәм район ярдәмендә отвал белән МТЗ-82,1 тракторы сатып алганнар. Үзара салым акчалары Надеждино, Аркатау, Урта Ия, Петровода авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тотылган.
ТАТАР ТАУ ИЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ
Бу авылда үзара салым акчаларына су белән тәэмин итү системасын модернизацияләгәннәр, 700 метр озынлыктагы яңа суүткәргеч линиясе сузганнар, дүрт кое урнаштырганнар. Княжа авылында гражданнарның үзара салым акчалары балалар уен мәйданчыгы төзүгә һәм Мальковка урамындагы юлны ремонтлауга тотылган. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хөсәенов билгеләп үткәнчә, авылдагы мәктәп, мәдәният йорты һәм почта биналарына ремонт таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа