Район халкын нәрсә борчый?
2022 елда һәм 2023 елның беренче яртыеллыгында республиканың барлык районнары арасында гражданнар мөрәҗәгатьләре саны буенча Питрәч районы беренче урында тора.
Агымдагы елның 9 аенда Питрәч район Советына 1267 мөрәҗәгать килгән, ешрак Богородск, Питрәч, Шигали, Кощак авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән. Барлык шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне анализлаганда муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупция фактлары турында мәгълүмат теркәлмәгән.
497 мәсьәлә икътисади өлкәгә карый, нигездә алар социаль өлкә объектларын төзү, авылларны һәм поселокларны комплекслы төзекләндерү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, керү юллары, шул исәптән тротуарлар төзү, төзекләндерү һәм реконструкцияләү, газлаштыру һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагыла.
396 мөрәҗәгать социаль өлкәгә карый. Аларның күбесе мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә урыннар җитмәү, балалар бакчаларына һәм мәктәпкә урнаштыру белән бәйле.
230 тапкыр торак-коммуналь өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Халык коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәвенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләмәүгә, су белән тәэмин итүдә өзеклекләрдән зарлана.
1 октябрьгә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гаризаларны үтәү 69,5 процент тәшкил итә. 113 гариза планлаштырылган. Иң популяр категорияләр: территорияне комплекслы төзекләндерү, урамнарны яктыртуны оештыру, юллар.