Питрәч районы якташлыгы Президент Мәдәни инициативалар фондыннан грант алачак
Грант акчасына «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале үткәреләчәк.
Президент Мәдәни инициативалар фондының икенче махсус конкурсының җиңүчеләре арасында Питрәч районы якташлыгы да булды.
Фонд акчасына Питрәч районында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивален үткәрү планлаштырыла. Алынган грантның күләме - 2 510 000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа