Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт ураза тоту кагыйдәләре белән уртаклашты

Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Изге Рамазан ае башланды, мөселманнар иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр ризыктан һәм судан тыелып тора. Быел ул 11 марттан 9 апрельгә кадәр бара. 10 апрельдә Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан безнең сорауларга Питрәч районы имаммөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров җавап бирде.

– Мин уразаны билгеле бер ният белән тотарга карар иткән берничә кешене беләм. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә авыру әниеңә савыгу бирсен дип ураза тоту дөресме?

– Ният Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен булырга тиеш, бу ураза хакына Аллаһ әниеңә савыгу бүләк итсен дип теләсәң ярый. Рамазан аенда ураза тотуның мәгънәсе – чистарыну, үз-үзеңне контрольдә тоту, Аллаһка якын булу, мохтаҗларга карата шәфкать күрсәтү һәм рухи ягыңны ныгыту.

– Онытылып ашасаң, нәрсә эшләргә?

– Бу очракта кешегә ураза тотуын искә төшергәннән соң ук ашаудан туктарга кирәк. Авызда ризык яки су калса, аннан котылырга кирәк.

– Сагыз чәйнәргә, тешләре арасында калган ризыкны йотарга ярыймы?

– Ураза вакытында сагыз чәйнәү рөхсәт ителми. Әгәр тешләр арасында калган ризыкның бер өлеше зурлыгы буенча борчактан кечерәк булса, аны йотса, бу кешенең уразасы бозылмаячак.

– Су эчәргә теләсәң, авызны чайкарга ярыймы?

– Ярый, әмма суны йотарга ярамый, ә авыз куышлыгын дымландырып кына алырга була.

– Иртә белән сәхәргә тору мәҗбүриме, әллә йоклар алдыннан сәхәр ашап, ниятләргә дә ярыймы?

– Сәхәрне калдыру гөнаһ түгел. Аның уразасы дөрес була. Әмма сәхәр вакытында Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт иңә, аның фатихасын аласың. Шуңа күрә сәхәр вакытында торып бер-ике тамчы су булса да йоту яхшы гамәл.

– Әгәр дә мин бер дога да белмәсәм, әмма кояш чыкканчы уразага кереп кояш баеганчыга кадәр ашаудан тыелып торсам, мин ураза тоткан булып саналаммы?

– Әгәр уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотарга ниятләсәң, ураза дөрес санала. Дога укымау – башка мәсьәлә.

– Әгәр теләге булса, мөселман булмаган кешегә ураза тотарга ярыймы?

– Әйе, әмма аның файдасы һәм бәрәкәте диета тоту өчен ач торуның файдасыннан артык булмый. Бу уразага саналмый.

– Намаз укымасаң?

– Намазсыз ураза кабул ителәчәк. Әгәр дә кеше намаз укымаса, бу гөнаһ. Ләкин бу гөнаһ уразаны бозмый.

– Ураза вакытында дару эчәргә, колак, күз, борынга дару тамызырга, система куярга, кан бирергә, тешләрне дәваларга мөмкинме?

– Даруны тәүлекнең караңгы вакытында эчәргә була, көндез эчәргә ярамый. Колакка даруны барабан ярысы тишелмәгән очракта салырга мөмкин. Күзгә дару салырга ярый, борынга юк, чөнки препарат тамак төбенә эләгә. Система куярга, кан бирергә ярый. Тешне бик каты авыртса гына дәваларга мөмкин, ләкин тыелып тору яхшырак, чөнки ялгыш уразаны бозу ихтималы зур. Кояш баегач тешләрне дәвалау тулысынча рөхсәт ителә.

– Гомумән алганда, нинди медицина процедураларын ясарга була, ә кайсыларын кичектерергә кирәк?

– Ашказаны-эчәк трактына үтеп керә торган нәрсә ярамый. Гинекологик манипуляцияләр рөхсәт ителә, мәсәлән, трансвагиналь УЗИ яки тикшерү, вагиналь шәмнәр.

– Косметик кремнар, майлар, дезодорантлар, теш пастасы кулланырга мөмкинме?

– Тышкы яктан мөмкин. Теш пастасы авызда тәм калдыра, селәгәй йотыла, шуңа күрә тыелырга кирәк. Мисвак куллану ярый. – Якынлык кылу рөхсәт ителәме? – Ифтардан соң һәм сәхәргә кадәр ярый. Көндез җенси якынлык тыела. Ләкин ул онытылып кылынса, шунда ук туктарга кирәк. Әгәр дә процесс тәмамланган икән, ул да онытылып кылынган санала, ураза бозылмый.

– Ялганлау, сүгенү сүзләре куллану, берәрсе белән талашу, гайбәт сөйләү уразаны бозамы?

– Юк, әмма мондый уразаның бәрәкәте кими.

– Ниндидер сәбәпләр аркасында кеше уразасын бозган икән, ул аны ничек түли ала?

– Уразаны бозуның төренә карап, бер үк вакытта каза һәм кәффарәт уразалары тоту да таләп ителә. Рамазан аендагы ураза өчен кеше бернинди дә җитди сәбәпләрсез, аңлы рәвештә һәм үз теләге белән башланган уразаны бозган булса кәффарәт уразасы тотарга тиеш була. Бу ураза ике ай дәвамында бертуктаусыз ураза тоту яки алтмыш ярлыны ашатудан гыйбарәт. Ләкин ризык урынына аның бәясен түләргә мөмкин. Кәффарәт уразасы белән бергә тәүбә итәргә һәм киләчәктә мондый гөнаһ кылмаска ныклы ният итергә кирәк. Алтмыш көнлек ураза бер өзлексез тотылырга тиеш, әгәр бер көн булса да тотылмый калса, бу уразаны яңадан тота башларга кирәк. Бер Рамазан аенда яки төрле елларда бозылган берничә көн ураза өчен бер кәффарәт уразасы тоту җитә.

Ураза вакытында интим мөнәсәбәтләргә керү ике якның да кәффарәт уразасы тотуын таләп итә.

Уразасын ашау-эчү белән бозган кеше, уразасын интим мөнәсәбәтләргә кереп бозучыга тиң. Түбәндәге бозучылар өчен каза уразасы гына тотарга кирәк булачак, аларга кәффарәт уразасы таләп ителми: ялгыш ашау яки эчү, кәгазьне, мамыкны һәм аңа охшаш әйберләрне аңлы рәвештә йоту, борын юганда су яки тешкә куелган дару, тешләр арасында калган зур ризык кисәкчәләре. Бу шулай ук авызга тыштан кергән бодай бөртеге зурлыгындагы берәр нәрсәне йоту да. Иртән сәхәр вакыты әле үтмәгән дип яки кич, ифтар вакыты җитте дип уйлап ашау. Бу очракта сүз ялгыш ашау турында бара. Әгәр дә сез мәҗбүр итү нәтиҗәсендә уразаны бозсагыз, аны кире кайтару да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса