Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Пановка авылы халкы маскировка челтәрләре үрә

Алар бу эшкә активист, пенсионер Илдар Насыйбуллиннан күреп керешкәннәр, аның улы махсус хәрби операция зонасында

Күп кенә питрәчлеләр, көчләреннән килгәнчә, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итәләр. Алар гуманитар ярдәм җыялар, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре үрәләр. Пановка авылы халкы да читтә калмый, чөнки авылдан илне сакларга берничә егет киткән.

– Без беренче көннәрдән үк сугышчыларга ярдәм итәбез, – дип сөйләде Пановка ветераннар советы рәисе Юрий Лопоухов. – Узган ел җылы әйберләр, оекбашлар һәм бияләйләр җибәрдек, аларны авыл кешеләре үзләре бәйләде. Шулай ук авыл җирлеге буенча ике тапкыр хәрбиләр ихтыяҗлары өчен акча җыелды, – дип билгеләп үтте ул.

Октябрь башында пановкалылар маскировка челтәрләре ясый башлаганнар. Алар бу эшкә активист, пенсионер Илдар Насыйбуллиннан күреп керешкәннәр, аның улы махсус хәрби операция зонасында. Ул өендә өчкә биш метрлы ике маскировка челтәре үргән.

Төп бурыч – туры килә торган бинаны табу була, колониянең иске штабын сайлыйлар.

– Әлбәттә, ул кечерәк һәм тыгызрак, бина зуррак булса яхшы булыр иде, шулай да монда да эшләп була. Ялга кайткан егетләр безгә рәхмәт әйтәләр, бик кирәкле һәм игелекле эш башкарабыз, – диде Юрий Петрович.

Егермедән артык маскировка челтәре ясалды инде. Аларны Питрәчкә тапшыралар, шуннан ук материаллар алалар. Бу эш белән Илдар Насыйбуллин шөгыльләнә башлый, ул хатын-кызларны да бу эшкә өйрәтә, үзе дә аларга ярдәм итә. Бер сменада алты-җиде кеше челтәр ясый, калганнары әзерлек белән мәшгуль. Иреклеләрнең күпчелеге өлкән буын кешеләре: Марина Большовага 78 яшь, Нина Чигировага 76 яшь, Татьяна Гордеевага 73 яшь.

Валентина Серебрякова беренче көннәрдән үк челтәр үрү белән шөгыльләнә.

– Бездә “Моя Пановка” мобиль төркеме оештырылды, волонтерлар җыюлары турында шуннан белдем. Башта бу катлаулы кебек тоелды, Илдар Фәридович безгә барысын да күрсәтте, һәм без тиз өйрәндек. Безгә күңелсез түгел, җырлый-җырлый эшлибез, иманнар укыйбыз. Өйдән камыр ризыклары, конфетлар алып киләбез, ял иткән арада бергәләп чәй эчәбез, – диде Валентина Яковлевна.

Ул, башкалар кебек үк, маскировка челтәрләре егетләрне дошман күзеннән саклар, дип өметләнә. Тагын бер катнашучы Наталья Ефимова колониядә эшли, хәзерге вакытта ялда.

– Мин монда, өлкән иптәшләрем кебек, күңел кушуы буенча килдем. Хәзер егетләргә ярдәм итәргә кирәк, ял итәргә өлгерербез әле, чөнки анда аларга бик авыр. Бик теләп һәм яхшы кәеф белән эшлибез, – диде елмаеп әңгәмәдәшем.

Маскировка челтәрләре ясарга теләүчеләр күп, 40ка якын кеше. Алар ике сменада эшлиләр, тугыздан 11 сәгатькә кадәр һәм 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Өченче сменаны оештырырга телиләр. Югары сыйныф укучылары да ярдәмгә кушылырга әзер. Шулай итеп, волонтерлар саны 50гә кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса