Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы үзмәшгуль хатын-кызлары нәрсә белән шөгыльләнә

Бизнес-идеяләре декрет ялында чакта туган

Питрәчтә беренче тапкыр “Бәхетле гаилә” хәләлмаркеты узды, анда үзмәшгульләр, район һәм Казан эшмәкәрләре үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте. 30лап күргәзмә оештырылды. Кунаклар тәмтомнар, уенчыклар һәм кулдан эшләнгән бизәнү әйберләрен карый һәм сатып ала, камыр ризыкларын, үзләре җитештергән сырларны татып карый алдылар.

ДӨРЕС ТУКЛАНУ ӨЧЕН ТӘМ-ТОМНАР

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көек авылыннан Эльвира Сурнаева 2022 елда үз эшен үстерүгә дәүләт тарафыннан финанс ярдәме ала. Аңа 150 мең сум акча биргәннәр. Ул шикәрсез тәм-томнар ясау белән шөгыльләнә, алар составлары белән гадәти десертлардан аермалы буларак, организмга зыян китерми. Эльвира фрипслар, козинаклар, конфетлар, как, чәй шарлары ясый. Аның ире металл конструкцияләр монтажлаучы булып эшли, хатынының эшчәнлегенә башта шик белән карый. Ләкин хәзер ул хатынына ярдәм итә, как өчен алма алып кайта, товарларны төрергә булыша.

– Мин ике бала анасы – кызыма җиде яшь, улыма өч яшь, – дип сөйли Эльвира. Эшсез утырмас өчен, декретта дөрес туклану өчен тәм-томнар әзерләргә өйрәнә башладым. Хәзер балалар бакчага йөри, шуңа күрә минем вакытым иркенрәк. Кемгәдер файдалы булыр өчен мин җәмәгать эшчәнлегенә керешергә булдым. Казан ерак булмаганлыктан, питрәчлеләр ярминкәләргә йөри. Ә безнең үзмәшгульләребез күп, алар шул ук уенчыклар, шәмнәр, бантиклар, экохимия, киемнәр тәкъдим итә. Без кешеләр үзебезнекеләрне белсен өчен шундый маркет оештырырга булдык, – дип билгеләп үтте ул.

БӘЙЛӘНГӘН УЕНЧЫКЛАР

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Шигали авылыннан Диана Галимова уенчыклар ясый. Барысы да 2021 нче елда декрет ялында башлана. Яшь ана кызын сөендерергә теләп аңа зур куян бәйләгән. Матур килеп чыккан һәм ул бу эшне дәвам итәргә булган. Берничә уенчык җыелгач, аларны Казан ярминкәсенә алып бара, анда аларны бик теләп сатып алалар. Бүген Диана Замировна өчен бу табышлы эш, тик ул үзе өчен өендә генә эшли.

– Уенчыкларны төрек гипоаллерген җепләреннән бәйлим, аларны халлофайбер белән тутырам. Иң кечкенәсен ясау өчен өч сәгать, иң зурысын ясау өчен көн ярым вакыт кирәк. Еш кына балаларымнан киңәш сорыйм, алар минем икәү, алардан ничек яхшырак булыр, бантикны кая куярга, нинди төс сайларга дип сорыйм, – дип сөйли Диана.

Безнең районга гаилә Яр Чаллыдан 2016 елда күченгән, алар ире белән шәһәр янында яшәргә теләгәннәр, җир сатып алганнар һәм йорт салганнар.

ШОКОЛАДЛАР ҖЫЕЛМАСЫ

Питрәч авылыннан Ләйсән Нурмөхәммәтова бервакыт шәһәрдән бүләккә дип шоколад җыелмасына заказ бирә, ул бик күпләргә ошый һәм ул моны үзе эшләп карарга була. Бер елдан артык вакыт үтә. Бүген аның продукциясе белән укучылар укытучылар көнендә үзләренең педагогларын, ир-атлар 8 Мартта яраткан хатын-кызларын сөендерәләр. Аның төрле вариациядәге шоколадларына яңа елда, туган көннәрдә сорау зур.

– Заказлар килә, ләкин мин зур акча эшләү максатын куймыйм, бу, беренче чиратта, минем мавыгуым, хоббием. Ә идея декретта булганда килде. Мин премиум сыйфатлы Бельгия шоколадын температура техникасы белән ясыйм. Шоколад җылытыла, билгеле бер температурага җиткерелә, аннары аны суытырга кирәк. Аннары ул формаларга салына, мәсәлән, азык силиконына һәм шунда ката, шоколадны тотрыкландыру процессы уза, – дип уртаклашты ул процессның нечкәлекләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса