Питрәч районында 30 градуска кадәр эсселек көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында 30 градуска кадәр эсселек көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген, 3 июньдә, Питрәч районында эссе, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак.

Район территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, яшен вакытында 15-17 метга җитәчәк.

Җылы төннән соң (+13тән +18 градуска кадәр) көндез термометр баганалары 27-30 градуска кадәр җылыначак.