Питрәч районында африка чумасы буенча карантин ябылды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча
Питрәч районында кыргый кабаннарда Африка чумасы табылу сәбәпле игълан ителгән карантин ябылды.
Республика башлыгы шулай ук карантин территориясеннән 20 км ераклыкта урнашкан куркыныч зоналар чикләрен бетерергә кушты.
Шуңа да карамастан, эпизоотик учакларда - аучылык җирләрендә -тагын 180 көнгә дуңгызларны, термик эшкәртелмәгән чалу һәм эшкәртү продуктларын, дуңгызларны сату тыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа