Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында “Әлбәден” тарихи реконструкциясе юбилей фестивале узачак

Тамашачыларны өч реконструкция, уеннар һәм мастер-класслар белән интерактив мәйданчыклар көтә

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдендә “Әлбәден” тарихи реконструкциясенең бишенче юбилей фестивале узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 300 хәрбитарихи реконструкция клубы катнашачак.

Тамашачыларга фестивальнең төп герое шәхесенең формалашуы һәм аның гражданнар сугышында Кызыл Армия иреклесе, 1941 елда Брест крепостеның Көнчыгыш форты оборонасын җитәкләгән легендар майор юллары турында өч тарихи реконструкция күрсәтеләчәк. Беренче тапкыр Петр Михайлович истәлекләре мотивлары буенча 1918-1919 елларда Татарстанның төньяк-көнчыгышында узган 28 нче Азинск дивизиясе сугышлары, шулай ук Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләре фрагментлары, вермахт гаскәрләренең Көнбатыш Буг елгасын кичүе һәм Брест крепосте гарнизонына һөҗүм итүе торгызылачак. Реконструкцияләр сценариенда кавалерия, тарихи техника, авиация җәлеп ителәчәк.

Фестивальнең интерактив мәйданчыкларында кунаклар сугыш елларында төрле хәрби белгечлекләр вәкилләренең эшен күрәчәк: элемтәчеләр, саперлар, минерлар, хәрби медиклар һәм башкалар.

Иң кечкенә кунаклар өчен тематик уеннар һәм мастеркласслар белән мәйданчык әзерләнәчәк, ә олылар өчен мавыктыргыч тарихи квестлар һәм “Ватанны сакларга әзер!” курсы, “Ворошилов укчысы” конкурсы, штык сугышын, “Калашников” автоматын сүтеп-җыюны, граната ыргытуны, бабаларыбыз сугышкан тарихи корал макетыннан атарга өйрәтү.

Районның иң яхшы патриотик җыр башкаручылары, тарихи ансамбль, җәлеп ителгән артистлар чыгыш ясаячак. Программа кысаларында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройлары истәлегенә массакүләм акция, махсус хәрби операциягә ярдәм өчен концерт программасы узачак, контракт буенча хезмәт турында яшьләргә мәгълүмат җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса