Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында “Алга! Киттек!” республика форумы үтте

Безнең район форумның өченче мәйданчыгы булды.

Көектә “Алгоритм” лицеена якшәмбе көнне Татарстанның сигез районыннан 369 укучы җыелды, алар – “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары. Безнең районда хәрәкәт 2023 елның апрелендә эшли башлады. Анда 575 кеше теркәлгән. Бер ел эчендә активистлар төрле дәрәҗәдәге 80 чара оештырган, аларда катнашкан. Алар волонтерлык һәм иреклеләр, медиа һәм коммуникацияләр, патриотизм һәм тарихи хәтерне саклау, мәдәният, сәнгать, экология кебек күпсанлы юнәлешләрдә эшлиләр.

– Бик күп мөмкинлекләр тудыручы “Алдынгылар хәрәкәте” үсеше яшьләребезнең тормышын яктырак, баерак һәм кызыклырак итәчәк. Бу форум безнең өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, ә яңа идеяләр һәм проектлар өчен илһам чыганагы булыр, дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәис Сөләйманов.

Форумны ачу тантанасында командалар бер-берсенә истәлекле бүләкләр бирделәр. Кукмаралылар итек рәвешендәге статуэтка, арчалылар – Габдулла Тукай әкиятенең герое курчагын, балтачлылар бал мичкәсе белән аю сурәтләнгән картина алып килгәннәр. Питрәчлеләр кукмаралыларга Юрий Гагарин статуэткасын бүләк иттеләр. Чөнки Гагарин галәмгә очканда беренче сүз итеп нәкъ менә “Киттек” дигән. Ә безнең активистларга Саба районыннан агачка яндырып Барс рәсеме төшерелгән картина эләкте, ә ул Татарстанда “Алдынгылар хәрәкәте” символы.

Аннары катнашучылар тарафыннан әзерләнгән “Балтач эмблемасы”, “Арча сәйләне”, “Кукмара броше”, “Теләче магниты”, “Балык Бистәсе шәмнәре”, “Саба мозаикасы”, “Әтнә бизәкләре”, “Биектау значогы”, “Лаеш картинасы”, “Питрәч прәннеге” дип исемләнгән мастер-класслар башланды.

– Бездә кеше сурәте рәвешендә хәзерләнгән имбир прәннекләре бар. Һәркемгә глазурь, төрле бизәгечләр салынган пакет таратылды. Катнашучы прәннек ясый, ә аннары аны үзе ашый яки үзе белән ала. Без мастерклассның “тәмле” булуын теләдек, – диде Питрәч командасы вәкиле Рәзилә Әхмәтҗанова.

Бу мавыктыргыч дәресләрдә балалар үзләре катнашты.

– Без агачтан значоклар ясау буенча мастер-класс үттек, кызык булды, – диде Лаеш районыннан Амилә Садыйкова һәм Арина Ибраһимова. – “Алдынгылар хәрәкәтендә” якынча бер ел, сентябрьдән бирле торабыз. Без, мөгаен, анда бер урында утыра белмәгәнгә кергәнбездер, укудан башка да актив булырга, нәрсәдер эшләргә, кем беләндер аралашырга кирәк, – дип билгеләп үттеләр алар.

Шулай ук җирле бүлекчәләр командаларының иҗади презентациясе узды. Шул ук вакытта программада спикерлар Илнур Хаҗипов һәм Наилә Таҗиева белән очрашу булды. Беренчесе "Нульдән үз эшеңне ничек булдырырга" дип аталды, икенчесе “Кызыклы чараны ничек оештырырга?” дигән сорауга җавап бирде.

Быел форум алты көн дәвамында узачак, ул республиканың барлык районнарыннан активистларны берләштерә. Безнең район форумның өченче мәйданчыгы булды.

“Алдынгылар командасы” республика премиясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Питрәчлеләр арасында махсус бүләкләргә Кощак мәктәбенең “Первые Пестрые” һәм Көектәге “Алгоритм” технология лицееннан “Алга! Ритм!” командалары лаек булды. Питрәчнең икенче мәктәбеннән “Алгароидлар” лауреат исеме алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса