Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында янган өйдә өч кечкенә кыз һәм аларның әтисе үлгән

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Питрәч районы Яңа Шигали авылында иртә белән булган куркыныч янгында 52 яшьлек ир-ат һәм 11, 7 һәм 5 яшьлек өч кыз һәлак булды. Әни кеше ике яшьлек баласы белән хастаханәдә ята. 

Татарстан Прокуратурасы фаҗига факты буенча тикшерү башлады. 

«Янгын чыгу сәбәпләренең ике төп версиясе карала. Алар – мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Урында шулай ук Тикшерү комитеты эшли», – дип аңлатты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса