Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшьләр патриотик форумы узды

Анда 150дән артык кеше катнашты

Ленино-Кокушкино авылындагы Яшьләр үзәге бинасында хөрмәтле кунаклар, патриотик оешмаларда һәм формированиеләрдә катнашучылар һәм җитәкчеләре, укытучылар, мәдәният, яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, хәрби хезмәт ветераннары җыелды.

Фойеда “Серебряные волонтеры” маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс оештырды. Кайбер балаларның инде бу өлкәдә тәҗрибәләре бар, алар мәктәпләрендә челтәрләр  әзерләгәннәр, аларны махсус хәрби операция зонасына  җибәргәннәр. Беренче тапкыр  эшләүчеләр дә бик тырышты,  һәм аларның уңышлы килеп чыкты.

Янәшәдә тарихи әйберләр күргәзмәсе урнашкан, нигездә, Бөек Ватан сугышы чоры, әмма гомумән алганда, гражданнар сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәрге чор әйберләре күчермәләре генә түгел, ә экспонатларның төп нөсхәләре дә.

– Бу минем бабамның абыйсының подсумкасы, аның документлары: туу, үлү, хәрби хезмәт үтү турындагы таныклыклары. Шулай ук миңа Татар Тау Иленнән котелок тапшырдылар, солдатның оныгы сүзләренчә, бөтен сугышны үз хуҗасы белән узган һәм аның белән өенә кайткан. Махсус хәрби операция зонасыннан корал капсуласы бар, – дип сөйләде күргәзмәне тәкъдим итүче Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

Форум барышында балалар концерт карадылар, төнге күзәтү приборлары, коллиматорлар белән эшләделәр, аларны патриотик чаралар үткәрергә, экстремаль хәлдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр, Татарстан геройлары турында сөйләделәр. Җыелганнарның күпчелеге “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар.  

– Мин инде икенче ел “Форпост”та. Бу миңа тәҗрибә уртаклаша алырлык кешеләрне табарга, патриотик рухымны күрсәтергә ярдәм итә. Тарихи күргәзмә ярдәмендә шул дәверләр сулышын тойдык, – диде Максим Опарин. 

– Без кече сыйныфлар өчен төрле хәрби-патриотик чаралар оештырабыз, аларга киләчәктә дә безнең белән бергә булырга ярдәм итәбез, –  дип өстәде Лиана Сафиуллина.

Алар икесе дә “Царево” торак комплексындагы “Прогресс” күп профильле лицееннан.

Форумны “Россиянең тугры уллары” дип атаганнар, аны ике тарихи датага багышладылар: Хәрби дан көне һәм Ватан Геройлары көне. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса