Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында югары технологияле медицина җиһазлары җитештерәләр

Компания үз эшчәнлеген ике ел ярым элек ташландык бинаны ремонтлаудан башлаган, анда бүген заманча җитештерү цехлары эшли

Эш визиты кысаларында ТР премьер-министры урынбасары, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Илһам Кашапов озатуында эндохирургия җиһазлары җитештерү предприятиесен карады. Җитештерү объекты Пановка авылында урнашкан.

Компания үз эшчәнлеген ике ел ярым элек ташландык бинаны ремонтлаудан башлаган, анда бүген заманча җитештерү цехлары эшли. Ә “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгына караган ТР Гарантия фонды предприятиегә 50 миллион сум күләмендә ташламалы поручительлек биргән. Шуның ярдәмендә компания, предприятие директоры Александр Чукарин әйтүенчә, дүрт супер заманча югары төгәллектәге токарь-фрезер станогын сатып ала алганнар.

– Станоклар автомат режимда эшли, аларга бер генә кеше хезмәт күрсәтә, – дип билгеләп үтте җитештерү җитәкчесе. – Бездә барлыгы унбиш белгеч эшли, алар барысы да Пановкада яшәүчеләр, элек алар Казанга барып эшләгән. Шул ук вакытта барысы да махсус өйрәнүләр узды. Планда яңа мәйданчыклар булдыру, яңа станоклар алу, чөнки заказлар бик күп. Һәм, шуңа күрә, эш урыннары санын да арттырачакбыз, ә белгечләр җитештерүдән аерылмыйча гына укулар узачак. – Белгечләрне үзегез әзерләү бик мөһим. Бу предприятиенең кадрлар әзерләү системасын төзи алуының яхшы мисалы, – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Цехларны карап чыкканнан соң Мидхәт Рәфкатович күргәннәренә нәтиҗә ясады:

– Булган базада мондый җитештерү булдыруга ирешү бик яхшы күрсәткеч. Шуңа күрә без бүген тагын бер тапкыр эшләрнең ничек баруын, предприятиеләрнең алга таба үсеш буенча нинди планнары барлыгын карарга теләдек. Бигрәк тә без аларга станоклар сатып алуда ярдәм күрсәттек. Һәм бүген аларның ничек эшләвен, югары технологияле җитештерүне, предприятиенең лаеклы нәтиҗәгә ирешүен күрдек: продукция чит илгә дә чыгарыла, алар белән безнең медицина хезмәткәрләре дә эшли. Аларның амбициоз үсеш планнары барлыгы ачыкланды һәм без аларга алга таба ярдәм күрсәтү буенча фикер алыштык, шул исәптән район башлыгы ягыннан да.

Бүгенге көндә бу предприятие җитештергән медицина җиһазлары бөтен ил буенча һәм теләктәш чит илләргә дә чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса