Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районында традицион гражданнар җыеннары тәмамланды

Халыкка башкарылган һәм эшләнми калган эшләр турында сөйләделәр

Узган елда авыл җирлекләрендә булган төп үзгәрешләр турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

КОЩАК АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Шәһәргә якын урнашуы, транспорт инфраструктурасы һәм матур табигате монда яшәргә килүчеләрне генә түгел, инвесторларны да җәлеп итә. Биредә яңа бизнес-проектлар гамәлгә ашырылуын дәвам итә, сәнәгать парклары төзелә, республика программалары эшли. Үзара салым акчасына Кощак авылында Панков һәм Ясная урамнарында юллар ремонтланган, Иске Кощак авылында Нагорная урамында балалар мәйданчыгында кечкенә архитектура формалары урнаштырылган.

Ләкин үзара салым кертү буенча җыеннар бөтен җирдә дә узмаган. Халык территорияне төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгатьләрне еш язса да, үзләре бу эштә катнашырга теләми. Быел актив гражданнар инициативасы буенча мондый җыеннар Кощак авылының Ясная, Афанасьев, Садовая, Логинов, Тополиная урамнарында билгеләнгән һәм узган. Халык һәр балигъ булган гражданнан 5000 сум җыярга карар итә.

Республика программасы буенча Кощакта Центральная урамындагы ике йортка капиталь ремонт ясалган, берничә йортның ишегаллары төзекләндерелгән, яңа биологик чистарту корылмасына юл төзелгән, 15 яңа яктырткыч урнаштырылган. Званка авылында җәмәгать киңлекләре булдыру программасы буенча заманча парк төзү эшләренең беренче чираты башкарылды.

ШӘЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Быел авылда бюджет акчалары хисабына Вахитов, Ленин һәм Советская урамнарындагы юлларга асфальт җәелгән. Шунысы гаҗәп, проблемаларны хәл итүне озакка сузарга яратмаган һәм үзара ярдәм итү традицияләре нык булган, тырыш кешеләр яшәгән авылда үзара салым кертү буенча гражданнар җыены, катнашучылар саны аз булганга, узмаган. Су белән тәэмин итү системаларының тузганлыгы аркасында еш килеп туган проблемаларны җирле бюджет хисабына хәл иткәннәр. Ләкин быел халык бу программада катнашырга карар кылган. Һәм Кызыл Йолдыз, Кооперативная, Такташ, Дуслык, Җәлил, Казанская, Вахитов, Советская, Ленин, Хәйруллин, Кәвәл урамнарында су белән тәэмин итү системасын модернизацияләргә планлаштыралар. Овражная, Болын, Шатлык, Җиңү, Мөхәммәтҗанов, Сафин, Сафиуллин, Шәйхиева, Лесная, Молодежная, Нагорная, Подгорная, Тукай, Таҗиев, КамАЗ, Почта, Шәле тыкрыгы урамнарында юллар ремонтлана. ТатЦИК авылы халкы балалар мәйданчыгы төзергә планлаштыра. Планнар җитәрлек күләмдә акча җыйсалар тормышка ашырыла алачак.

ЛЕНИНО-КОКУШКИНО АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Узган ел республика программалары ярдәмендә биредә өч йорт ремонтланган, берсендә фасад яңартылган, йортларның берсенең ишегалды төзекләндерелгән, тротуарлар төзелгән, "Салкын Чишмә" гидротехник корылмасында ремонт тәмамланган, “Үшнә”дә ремонт дәвам итәчәк. Яңа урамнарга газ үткәргәннәр: Звездная, Казанская, Луговая, Озерная, Бәхетле, Овражная, Солнечная урамнары. Үзара салым программасы буенча Черемышево авылында, Олы Бутырка авылында Тукай урамында, Ленино-Кокушкино авылында Набережная урамындагы юлларны ремонтлаганнар.

БОГОРОДСК АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү буенча Гильдеево авылында Полевая һәм Верхняя урамнарының бер өлеше ремонтланган, Көек авылында Южная, Полевая, Овражная урамнарына асфальт калдыклары җәелгән. Гильдеевода урамнарны газлаштыруга кадәр программа буенча эшләр дәвам итә.

Бу авыл җирлеге үзара салым программасында катнашмый.

ШИГАЛИ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Юлдаш поселогында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелгән, Иске Шигали авылында 2-я Лесная урамын төзекләндергәннәр. Казанская урамында ремонт тротуардагы иске катламны куптару хисабына башкарылган. “Усадьба Шигалеевская”да яшәүчеләр үз акчаларына 90 тонна вак таш сатып алганнар һәм чокырларны ремонтлаганнар. Хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр хисабына спорт мәйданчыгында трибуна түбәсен ремонтлаганнар, эскәмияләрне буяганнар, балалар уен мәйданчыгы янында койма урнаштырганнар.

ЕКАТЕРИНОВКА АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Узган ел үзара салым средстволарын Югары Дәүләтъяр авылында күперне ремонтлау өчен, шулай ук Нептун авылында Центральная урамында борылыш мәйданчыгы төзү өчен кулланылган.

Шулай ук Урта Дәүләтъяр авылында Новая урамында, Екатериновка авылында Переулочная урамында юлларны ремонтлау планлаштырылган булган. Эшләр подрядчының эше күп булуы аркасында башкарылмый калган. Халык үз планнары быел тормышка ашырылыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса