Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының ике мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтлана

Финанслау республика бюджетыннан алып барыла.

Шәледә эшләр 25 майда башланган. Башта аш-су бүлмәсен тулысынча сүткәннәр, урынны тәртипкә китергәннәр. Бүгенге көндә тәрәзәләрне алыштырганнар, стеналарга плиткалар ябыштырганнар, электр үткәргеч системаны яңартканнар. Азыктөлек яңа аерым урыннар – яшелчә цехы, юыну бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен ике чишенү бүлмәсе барлыкка киләчәк. Иске җиһазлар урынына яңалар китерелгән инде: суыткыч, электр плитәсе, кыздыру шкафы, иттарткыч. Ике атнадан соң блок тулысынча әзер булачак.

Июнь башында Колай мәктәбендә дә ремонтка керешкәннәр, анда да шундый ук эшләр башкарылачак. Объектларда район башлыгы Илһам Кашапов булды. Ул билгеләп үткәнчә, беренче сентябрь ыгы-зыгысыз узсын өчен, эшләрне августка кадәр тәмамларга кирәк. Шулай итеп, яңа уку елыннан укучылар яңартылган биналарда тукланачак. Илһам Миңнеханович мөмкин кадәр күбрәк балаларны сыйдырыр өчен ашханәләрне киңәйтергә тәкъдим итте. Ул чакта аларны ике тәнәфес эчендә ашатып өлгерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса