Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районының иң яхшы 5 туристлык урыны

Исемлекне район газетасы редакциясе әзерләде

"Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы

Бу Владимир Ильич Ленинның бабасы А.Д. Бланкның утары булып санала. Ленино-Кокушкино Владимир Ильичның сөргенлеккә озатылган беренче урыны буларак билгеле. 2022 елның апреленнән музей ТР Милли музееның филиалы булды. Хәзерге вакытта анда ремонт бара.


Керәшен Сәрдәсе авылындагы керәшен мәдәнияте музее

Керәшен Сәрдәсе авылында Татарстан буенча тулысынча керәшен халкының мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышланган бердәнбер музей эшли. Анда көнкүреш предметлары, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, костюмнар, китаплар, тарихи документлар һәм мәкаләләр тәкъдим ителгән.


Әлбәден авылындагы Брест ныгытмасы фрагменты

Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Гаврилов Петр Михайлович туган. Аның шәхесенә җирле музей багышланган, музей янында бюст урнаштырылган, ә каршысында Брест ныгытмасының фрагменты төзелгән, анда ел саен «Элбэдэн» хәрби уеннары» уза.


Пестрецы авылындагы карагай боры 

Район үзәгенең иң матур урыны – наратлык, анда җәен халык бәйрәмнәре уза, җирле кешеләр урман буйлап саф һавада велосипедта йөри, ә кышын чаңгыга баса.


Аркатау авылында Смоленск Изге Ана иконасы чиркәве

Татарстанның барлык рус авылларыннан иң күп хаҗиларны борынгы Аркатау авылы җәлеп итә. Анда 1746 елда Смоленск Изге Ана чиркәве урнашкан, биредә шулай ук өч изге чишмә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса