Питрәч раойнында +18 градуска кадәр җылытачак
Җәмгыять

Питрәч раойнында +18 градуска кадәр җылытачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Питрәч районында салкын төннән соң шактый җылы көн көтелә. Һава температурасы +18 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Районда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Тизлеге секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр булган төньяк-көнчыгыш җиле берникадәр вакыттан юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә.