Питрәч хәрби хезмәткәрләренең әниләре һәм тормыш иптәшләре азык-төлек җыелмалары алды
Аларны барлыгы 17 гаилә алды.
Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды.
– Без хатыннарның да, аналарның да якыннары өчен борчылуларын бик яхшы аңлыйбыз. Без дә алар өчен борчылабыз һәм безнең өчен төп бурыч – аларның янәшәсендә булу. Уллары, ирләре хәрби зонада булган хатын-кызларыбызга - нык сәламәтлек һәм көч-куәт телибез, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Екатерина Андронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа