Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч ЗАГСында өч пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр

Бу Халыкара гаилә көнендә узды.

(Сулдан уңга) Яңа өйләнешүчеләр: Светлана һәм Евгений Гавриловлар, Сергей Золин һәм Гөлүсә Вәлиева, Владислав Дункевич һәм Маргарита Николаева.

Питрәч ЗАГСында өч пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Алар өчен тантаналар залында уртак теркәү уздырдылар. Иң яшь никахлашучылар – Маргарита Николаева һәм Владислав Дункевич. Икесенә дә 19ар яшь. Егет белән кыз өч ай элек интернетта танышканнар. Алар Питрәчтә өйләнешсәләр дә, Казанда яшиләр. Туйның гаилә көне белән туры килүен үзләре белмәгән дә.

– Без бер-беребезгә карата көчле хисләр кичерәбез һәм үз гаиләбезне булдырырга телибез, – диде кәләш.

Шунысы игътибарга лаек, классик ак күлмәк урынына ул караны сайлаган.

Башка өйләнешүчеләр Сергей Золин һәм Гөлүсә Вәлиеваның гаилә коруда тәҗрибәләре бар инде, ләкин алар бу юлы мәңге бергә булачакларына ышаналар. Ир Кибәчтән, хатын – Балык Бистәсе районыннан.

Чарага шулай ук гаилә юбилярлары – Әлфия һәм Рөстәм Вәлиуллиннар да чакырылды. Алар 35 ел элек – 1989 елның 13 маенда өйләнешкәннәр, бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык анты биргәннәр. Аларга мәрҗән туйларында тантаналы теркәү таныклыгы тапшырылды һәм район юбилярларының мактау китабына имзаларын куюларын сорадылар. Алар яшь гаиләләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр, шулай итеп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

– Бер-беребезне аңларга, кичерергә, вак-төяккә игътибар итмәскә, тату яшәргә кирәк, – дип санап үтте Рөстәм Габделхәевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса