Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле мошенникларга 100 мең сум кредит алып биргән

Районда булган бер вакыйга безне кабат мошенниклардан алданмау кагыйдәләре турында язарга этәрде.

Безнең районда яшәүче өлкән яшьтәге бер апага мошенник банк хезмәткәре булып шалтырата. Ул әбине аның банкта саклана торган пенсия акчасына куркыныч яный дип ышандыра. Акчаларын югалтмас өчен аңа хәзер үк Казанга барырга, бер банк бүлегендә кредит рәсмиләштерергә һәм аны “махсус счетка” күчерергә кирәк ди. Әби берсүзсез аңа ышана һәм аның күрсәтмәләрен үти. Кредитка 100 мең акча алып, аны мошенниклар счетына күчерә.

– Кешеләрне алдау фактлары турында һәрдаим кисәтеп торуга карамастан, мондый характердагы җинаятьләр бүген еш очрый, – дип билгеләп үтте район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. – Мондый алдакчылар үз максатларына ирешү өчен кешенең эмоциональ халәтеннән файдаланырга тырышалар. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, һәрвакыт үзегезне тыныч тотарга һәм һәр мәгълүматны яңадан тикшерергә дигән кагыйдәне онытмагыз. Әгәр дә сезнең туганыгызның дусты, танышы дип шалтыраталар икән, аның үзе белән элемтәгә керегез, яисә аның янәшәсендәге үзегез ышанган кеше белән сөйләшегез. Әгәр дә шалтырату дәүләт органы, банк яки коммерция оешмасы хезмәткәреннән килгән икән, аларның рәсми сайтларында күрсәтелгән телефон номерларына шалтыратыгыз, аларның чыннан да шундый хезмәткәре бармы, кем һәм ни өчен аңа сезнең белән элемтәгә керергә кушканын ачыклагыз. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре сезгә беркайчан да телефонга килгән кодларны ачыклау, анкета мәгълүматларын белү өчен шалтыратмаячаклар. Алар сезнең белән бернинди очракта да ватсап яки телеграмм аша хәбәрләшмәячәк. Банк картасы мәгълүматларын һәм телефон аша килгән кодларны беркемгә дә җиткерергә ярамый, – дип аңлатты прокурор.

Уяу булыгыз

Әгәр сез дистанцион мошенниклык корбаны булгансыз икән:

– Җинаять турында «102» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез, яисә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, җинаять белән бәйле барлык мәгълүматны саклап куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса