Питрәчле үзенең 95 яшьлек юбилеен җырлап-биеп билгеләп үтте
Сугышта катнашучыны туган көне белән Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов котлады
Рияз Мәхмүтов Әлки районының Түбән Әлки авылында туган. 1944 елда мәктәп эскәмиясеннән үк аны армиягә алалар һәм Ульяновск өлкәсендәге Барышский автопаркына укырга җибәрәләр. Яшь шоферны соңыннан Брест шәһәренә җибәрәләр, анда хәрби частьләр өчен сугышта яраксызга әйләнгән машиналардан автоколонналар ремонтлаганнар һәм җыйганнар. 1947 елда солдат миссиясе тәмамлангач, егет туган авылына әйләнеп кайта һәм укуын дәвам итү өчен 10 нчы сыйныфка бара. Казан педагогика институтын уңышлы тәмамлап, гаиләсе белән Кызыл Армия районының (хәзер Чистай) Каргалы урта мәктәбенә эшкә китә. Мәгариф өлкәсендә Риаз Мәхмүт улы 45 елдан артык эшли, шуның 14 елын – Кощак урта мәктәбе директоры вазыйфасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа