Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчле Владимир Матюничев: «Майлы гөмбә җыярга яратам»

Авыл хуҗалыгы техникасында шофер булып эшләгәндә, моңа вакыты булмаган. Хәзер гөмбәгә йөрү аның яраткан шөгыльләренең берсенә әверелгән.

Көзге соры болытлар таралып, күктә якты кояш күренүгә, Питрәч урманнары янына тулы бер рәт булып машиналар тезелде. Аңлашыла инде, бу гөмбәчеләр машиналары. Алар арасында 70 яшьлек Владимир Матюничев та бар. Пенсионер Владимир Борисович гөмбә җыю белән мавыга.

Район үзәгеннән ераккарак китәргә тырышам. Якындагы урманнардан мин килгәнче тәҗрибәле гөмбәчеләр, гадәттә, гөмбәне җыеп бетерә, ә миңа кеше артыннан җыю бер дә кызык түгел. Әгәр дә вакыт бар икән, мин Белкино авылы янындагы посадкага барам, яисә Чыты янындагыга. Бу, мөгаен, иң яраткан урыннарымдыр, – дип уртаклашты һәвәскәр гөмбәче.

Җыйган гөмбәләрен берничә көн зур ваннада суда җебетеп тота. Шуннан соң гына аның хатыны аларны эшкәртә башлый, суны алыштырып берничә тапкыр кайната.

Майлы гөмбә (маслята) җыярга һәм ашарга яратам. Аларны әзерләү дә җиңел: нигездә, кыздырабыз, йә маринадлыйбыз, суган белән бик тәмле килеп чыга. Шулай ук ал гөмбә (свинушка), каен, усак гөмбәләре, ак гөмбә дә җыям. Бүген сәгать ярым вакытымны гөмбә җыюга багышладым. Быел гөмбә әз, елы шундый. Аның каравы алма һәм слива күп, шуңа күрә зарланмыйбыз, - дип сөйләде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса