Питрәчле хәрби хезмәткәрләр өчен мунчала бәйли
Ул бу турыда язып редакциягә хат юллады.
Питрәч авылыннан пенсионер Тамара Лаптева хәрби хезмәткәрләр өчен мунчала бәйли.
Арча районында мобилизацияләнүчеләр өчен мунча ясаулары турында ишеткәч, шунда ук: “Мин бәйләгән мунчалаларның кирәге чыкмас микән анда?” дип уйлап куйдым. Якташлар өчен мунчала бәйли башладым.
Әтием сөйләгәннәрдән, сугышның нәрсә икәнен беләм. Минем әтием Бөек Ватан сугышы дәвамында алгы сафта булган. Ул 82 яшькә кадәр яшәде. Сугыш турында елый-елый сөйли торган иде, хәрби җырлар җырлады, еш кына Клавдия Шульженконы искә ала иде, гармунда яхшы уйнады. Бик начар хәлдәге көймәдә Днепрны кичеп чыгуы турында искә ала иде. Консерва банкасы белән суны түгүе турында сөйләде. Алар шулай азапланып ярның икенче ягына чыкканнар, ә бит ул йөзә дә белмәгән булган. Ул һәрвакыт, хатынның әнисенең догалары коткарып калды, дип әйтә иде. Әти сугышка киткәч, әнинең әнисе аның кесәсенә иман сүзләре тегеп җибәргән булган. Ул аны саклаган һәм исән-имин кире әйләнеп кайтты.
Мин дә һәрчак догада, якташларымның өйләренә ,якыннары, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телим.
Минем армиядә улым һәм абыем хезмәт итте, шуңа күрә улларын озаткан барлык аналарның хәлләрен, кичерешләрен яхшы аңлыйм.
Тамара Федоровна 15 мунчала әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа