Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр беренче салкыннарны ничек кичерде

Узган атнада термометр баганалары минус 40 градуска кадәр төште, бу гадәттән тыш хәлләр куркынычын арттырды.

Гомумән алганда, район халкы көчле салкыннарны яхшы гына кичергән. Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәтенә ярдәм сорап җитди хәбәрләр килмәгән. Фатирга су килмәве турында бер шалтырату булган. Ачыкланганча, аскы каттагы күршеләрнең су торбалары каткан булган, чөнки бу фатирда кешеләр яшәми һәм бүлмә җылытылмый икән.

– Без халыкны көчле салкыннар киләчәге турында СМС хәбәрләр аша кисәттек, бу хакта рәсми сайтта яздык, шуңа күрә халык моңа әзер иде, – дип билгеләп үтте Питрәч районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Юлда машина сүнеп калды, дип шалтырату да булмаган. Бу проблемага иртән машина өй янында чакта юлыксалар гына. Әмма юл һәлакәтләре булмый калмаган. Шимбә көнне М-7 трассасында җиңел машина янган. Урынга Цареводагы бүлек посты хезмәткәрләре барган.

– Зыян күрүчеләр юк, автомобильнең мотор бүлеге янган. Башлангыч сәбәп – техник средство механизмын бозу, – дип сөйләде безнең район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.

Питрәч район үзәк хастаханәсенә җиңелчә һәм уртача дәрәҗәдә өшүчеләр мөрәҗәгать иткәләгән, нигездә, кул-аяклары өшүчеләр. Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада җылырак булачак. Кичке вакытта һава температурасы уртача 20 градус тәшкил итәчәк. Ләкин шулай да җылырак киенеп йөрегез. Халык мәкалендәгечә, “Урамда май ае түгел!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса