Питрәчлеләр Яңа ел каникулында сигез көн ял итәчәк
Җәмгыять

Питрәчлеләр Яңа ел каникулында сигез көн ял итәчәк

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә

Яңа ел каникулы Татарстан халкы өчен сигез көн – 1нче гыйнвардан алып 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

2023 елда 1 һәм 8 гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәре ял көннәре белән туры килә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, ял көннәре 1 гыйнвардан – 24 февральгә, ә 8 гыйнварныкы 8 майга күчереләчәк.