Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр тылсымчы була һәм ялгыз кешене шатландыра ала

Яңа ел алдыннан

Питрәчнең “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе игълан итте.

Үзәк хезмәткәрләре холлда Яңа ел чыршысы бизәгәннәр. Аның ботакларында уенчыклар һәм гирлянда белән беррәттән районда яшәүче ялгыз һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең исемнәре язылган открыткалар элеп куйганнар. Аларга бу үзәк тарафыннан социаль хезмәт күрсәтелә. Идея шунда: теләгән һәркем открытканы алып, билгеле бер кешене шатландыра ала.

Бу азык-төлек җыелмасы, плед, җылы юрган була ала – кыскасы, теләсә нинди бүләк сайларга мөмкин.

Изге эштә 29 декабрьгә кадәр кадәр катнашырга була. Акция икенче тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса