Һәркем үз өлешен кертә ала
«Совет офицерлары Союзы» халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе «Көмеш волонтерлар» белән берлектә Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.
Шулай ук битараф булмаган район кешеләреннән маскировка челтәрләре ясауда ярдәм сорыйлар.
Ярдәм итәргә теләүчеләрне Казанская урамы, 13 нче йорт, 12 нче кабинет адресы буенча 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр көтәләр. Барлык кирәкле материаллар да урында биреләчәк.