Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә Колорадо коңгызыннан ничек котылырга

Бу бүген көн кадагындагы мәсьәлә

Иң яхшысы – коңгызларны инде хәзер юк итә башлау. Барысы да аларның санына бәйле. Әгәр сез яфракларда бөҗәкнең күп булуын күрсәгез (ул имаго дип атала), аны хәзер үк препаратлар белән эшкәртергә мөмкин, бу алар мөмкин кадәр азрак йомырка салсын өчен эшләнә.

Препарат парга әйләнмәсен өчен, эшне кич белән башкару яхшы. Сезон дәвамында эшкәртүне 1-2 тапкыр үткәрү мәҗбүри, ә бөҗәкләр бик күп булса – күбрәк тә.

Әлбәттә, химик түгел, ә биологик препаратлар сайларга киңәш ителә. "Россельхозүзәк" филиалының район бүлегендә алар өстендә тәҗрибә үткәрелә, моның өчен биредә кечкенә генә участок бар, анда төрле яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге дә үсә.

– Яхшы, экологик чиста продукция алу өчен, туфрак эшкәртүгә метаризин тәкъдим итәбез. Дөрес кулланылганда габробракон дип аталган файдалы бөҗәк яхшы нәтиҗәлелек күрсәтә, ул бөҗәк личинкасына алга таба үсеш алырга мөмкинлек бирми, – дип сөйли бүлек җитәкчесе Хәлим Миңнебаев. – Питрәчлеләр Россельхозүзәккә мөрәҗәгать итеп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алалар, – дип ассызыклый ул.

Язын Колорадо коңгызына чыдам булган бәрәңге сортларын сайлагыз, иң тотрыклысы – “Темп”. Көзен уңышны җыеп алганнан соң, сабакларын бөтенләй җыеп бетерегез, аларны бөҗәкләрне ашатуга һәм үрчетүгә калдырмагыз.


ХАЛЫК НИНДИ ЧАРАЛАР КҮРӘ

– Хуҗалык сабынын угыч аша үткәрәбез һәм аңа кайнар су салабыз. Куе эремә килеп чыгарга тиеш, аны үсемлеккә сибәбез, ул элпә булып ята. Шулай ук бәрәңге янына бархатцы яки горчица утыртырга мөмкин, аларның исе бөҗәкләрне куркытачак, – дип уртаклашты бакчачы Надежда Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса