Питрәчлеләрне үз участокларын чисталыкта тотарга чакыралар
Югыйсә тәртипсезлек өчен түләргә туры киләчәк
Районда авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр уза.
Хуҗага тәртипсезлек ошый икән, шулай яшәсен дә бит. Ләкин, мондый ваемсызлык проблемага әйләнергә һәм акча янчыгына сугарга мөмкин. Участок хуҗасына районның административ-техник инспекциясе штраф сала ала. Беренче тапкыр ике мең сумын чыгарып бирергә туры киләчәк, ә кабатланган очракта өстәмә рәвештә 3,5 меңнән биш мең сумга кадәр.
– Йорт янындагы территориядә үләннәр, чүп-чар, коры ботаклар булырга тиеш түгел. Төзелеш материалларын хәзерге вакытта төзелеш барса гына өеп куярга рөхсәт ителә. Әгәр, мәсәлән, комгравий катнашмасын күптәннән алып кайтканнар икән, һәм аны үлән баскан икән, бу тәртип бозу, – дип аңлата АТИ җитәкчесе Ришат Җиһаншин.
Рейдларның максаты акча җыю түгел. Бу бары тик оппонентка штраф салып, аңа тәэсир итсен өчен мотивация булып тора. Хокук бозучы белән эш этаплап бара. Башта аның өенә баралар. Тикшерүләр көндез үтә, ул чакта күпләр эштә була, шуңа күрә, әгәр дә өйдә беркем дә булмаса, адреска хәбәр җибәрәләр, администрациягә килергә кушалар. Очрашу вакытында хәлне аңлаталар һәм хокук бозуны бетерү өчен конкрет вакыт бирәләр. Әгәр кеше кинәт авырып китсә, читтә булса яки ниндидер сәбәпләр аркасында барысын да тәртипкә китерергә өлгермәсә, аңа өстәмә вакыт бирелә. Әгәр дә күп вакыт узса һәм чүп-чарны җыештырып куймасалар, штраф салына.
Кайберәүләр белән бик озак эш алып барырга туры килә. Инспекция вәкилләре Иске Шигали авылында участок хуҗаларының берсе белән инде бер ел килешергә тырыша. Әмма үзара сөйләшү барып чыкмый.
– Бу зур җир кишәрлеге булган физик зат, анда берничә шәхси йорт урнашкан, күрәсең, алар алга таба сату өчен төзелгән. Территориядә бүрәнәләр, металл, кирпечләр, такталар аунап ята, ком чәчелгән, электр приборлары, тимер-бетон баганалар өелеп тора. Узган ел аның белән сөйләштек, ул җыештырды, әмма барысын да түгел. Аннары аны кабат чакырдык: барысын да җыештырып куярга вәгъдә бирде. Ул сүзендә тормады. Участок Казан-Шәмәрдән трассасы янында беренче линиядә күренеп тора торган урында, шулай ук авыл мәдәният йорты янында урнашкан. Бөтен чүп-чар җирле халыкның күз алдында ялтырап ята. Теләче, Саба районнары ягына таба баручыларга боларның барысы бик яхшы күренә, – диде Ришат Илдар улы.
Тиздән рейдлар башланачак, анда автомобильләр парковкасына игътибар итәчәкләр. Транспорт чаралары яшел зоналарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында торырга тиеш түгел. Мондый тәртип бозу ике мең сумга төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа