Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге бар

Сорауларга Пенсия фонды, БТИ белгечләре, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, нотариус һәм адвокат җавап бирәчәк.

24 ноябрьдә, 8дән 15.30га кадәр питрәчлеләрнең теләсә нинди юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Кабул итү «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә (Питрәч авылы, Советская урамы, 20 нче йорт) узачак.

Консультантлар кизү тору вакыты:

  • Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды белгече Татьяна Назарова - 8.00дән 9.30га кадәр;
  • ТРда Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина - 9.30дан 11.00гә кадәр;
  • Нотариус Равилә Мусина - 11.00дән 12.30га кадәр;
  • "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ хезмәткәре Раил Хасбеев - 12.30дан 14.00гә кадәр;
  • Адвокат - 14.00дән 15.30 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса