Питрәчтә юл хәрәкәте иминлеге буенча чираттагы утырыш узды
Узган ел белән чагыштырганда район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре һәм җәрәхәтләр саны кимегән, әмма үлүчеләр саны арткан.
Утырыш вакытында төп игътибар кардан чистартылмаган юлларга, юлларда балаларның иминлегенә юнәлтелде. Кышкы каникуллар алдыннан барлык белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар һәм балалар белән профилактик әңгәмәләр уздырылачак.
– Урам-юл челтәре җитешсезлекләрен тикшергәндә юл йөрү өлешләрен һәм тротуарларны кардан чистарту буенча вазыйфаи затларның җавапсызлык фактлары бар, бу барлык авыл җирлекләре җитәкчеләренә дә кагыла, - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Аллямов.
2022 елның агымдагы чорында район территориясендә 821 юл-транспорт һәлакате теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа